16+

Рельслардан төшкән Казан – Адлер поездында Чаллыдан бию коллективы да булган

Һәлакәткә очраган Казан – Адлер поездында Яр Чаллыдан 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе делегациясе булган.

Һәлакәткә очраган Казан – Адлер поездында Яр Чаллыдан 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе делегациясе булган.

18 баланы биш өлкән кеше озата барган. Яшь биючеләрнең Туапседа уздырыла торган «Бәллүр дельфин» халыкара конкурсына барышы булган. 

Чаллы коллективы арасында зыян күрүчеләр юк, алар барысы да Котельниководагы вакытлы пунктларда урнаштырылган.
Чаллы Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, алар делегация җитәкчесе белән элемтәдә торалар. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин әлеге хәлгә бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading