16+

Россия блогерларын тикшерәчәкләр

Мондый инициатива белән «Куркынычсыз интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина чыгыш ясады.

Мондый инициатива белән «Куркынычсыз интернет лигасы» башлыгы Екатерина Мизулина чыгыш ясады.

Төрле тренингларда һәм вебинарларда берничә миллион сум акча эшли алган Аяз Шабутдинов кулга алынгач, Россия блогерларын инфочегәнлеккә тикшерергә тәкъдим ителде. Бу хакта "Куркынычсыз интернет лигасы" башлыгы Екатерина Мизулина белдерде.

Мизулина сүзләренчә, россиялеләр блогерлар тарафыннан алданудан зарлана. Еш кына шундый төр шикаятьләрдә Эдвард Билл, Ксения Губина, Тата Феодориди, Әсхаб Тамаев һәм Гөсәен Гасанов исемнәре очрый.

— Алар хәзерге вакытта сак астында булган Аяз Шабутдиновка охшаш мошенниклык сценарие буенча эш итә ала дип уйлыйбыз, - дип язган Мизулина.
Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе начальнигы Олег Барановка мөрәҗәгатен җибәргән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading