16+

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында "таҗлы вирус" таралуны кисәтү чараларын бәяләде

"Таҗлы вирус" эпидемиясе таралуны кисәтү максатыннан, урыннардагы эшнен ничек оештырылуын бәяләү өчен Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга эшлекле сәфәр белән чыкты. Бүген ул Әлмәт районында булды.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында "таҗлы вирус" таралуны кисәтү чараларын бәяләде

"Таҗлы вирус" эпидемиясе таралуны кисәтү максатыннан, урыннардагы эшнен ничек оештырылуын бәяләү өчен Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга эшлекле сәфәр белән чыкты. Бүген ул Әлмәт районында булды.



Биредә президентыбыз "Алсу" микрорайонындагы торак комплексында санитар эшкәртүнең ничек оештырылуын карады. Әлеге чара монда һәр көнне үткәрелә, барлык ишегаллары, тукталыш павильоннары, кибетләр, аптека, һәм кешеләр күпләп була торган урыннар эшкәртелә.

Эшлекле сәфәрнең икенче тукталышы - "Алсу" оек-оекбаш фабрикасы иде. Әлеге предприятие күптән түгел кулланыла торган саклагыч кием комплектлары һәм киҗе-мамык тукымадан күп тапкырлар киелүче саклагыч битлекләр чыгара шләп башлады. Шәхси яклау чаралары җитештерүдә 19 тегүче эшли.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер бу эш бик мөһим һәм тиздән фабрика хезмәткәрләре үзләренең көндәлек эшләренә - продукция җитештерүгә кайта алачак.
Фабрика битлекләрне һәм яклау киемнәрен түләүсез нигездә төяп җибәрә. Ул «Игелекле Әлмәт» ("Добрый Альметьевск") шәһәр штабының волонтерлык проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр рәтенә керә.

«Игелекле Әлмәт» штабы оператив җавап бирү һәм ярдәм кирәк булган шәһәр халкына  булышлык итү өчен оештырылды. Беренче булып «Татнефть» ГАҖ төзегән өлкән кешеләргә ярдәм итү ресурс үзәге эшли башлады.

Компаниянең яшь хезмәткәрләре һәм Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары пенсионерларга азык-төлек, дарулар китерә. Торак - коммуналь хезмәтләрен онлайн түләү буенча ярдәм итә. «Татнефть» Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләренә транспорт, ягулык бирү, битлекләр, яклау костюмнары тегү, дезинфекция чаралары сатып алу, госпитальләрне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү буенча бушлай ярдәм күрсәтә. 

1 апрельдән “Игелекле Әлмәт” шәһәр штабында кайнар линия телефоны эшли. Берничә көн эшләү дәверендә аңа 2 меңнән артык шалтырату килгән. Моннан тыш, күптән түгел биредә «Игелекле ярдәм» проекты старт алган - җирле эшмәкәрләр аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр өчен 200 азык-төлек тартмасы җыеп биргәннәр.

Районда барлыгы 600 волонтер эшли. Аларның барысы да саклагыч маскалар, перчаткалар һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.

Рөстәм Миңнеханов социаль активлык күрсәткәннәре һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерү йөзеннән Zoom аша штаб волонтерлары белән элемтәгә керде.

Тагын бер онлайн-очрашуны Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ медицина - санитария частенең җитәкчелеге белән үткәрде. Медицина комплексы һәм хезмәткәрләренең коронавируслы пациентларга ярдәм күрсәтүгә әзерлеге турында фикер алышынды. Рөстәм Миңнехановка медсанчасть базасында яңа бактериология лабораторияне һәм модернизацияләнгән реанимация-анестезиология бүлеген тәкъдир иттеләр.

Ел башында бүлекчә әйдәп баручы җитештерүчеләрнең алдынгы җайланмалары, шул исәптән үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең стационар һәм транспорт аппаратлары белән җиһазландырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading