16+

Шамил Садыйков: "Журналистика – ул яшәү рәвеше"

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков медиа өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков медиа өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Бүген Татарстан Республикасы матбугаты көне. Медиа өлкәсендә эшләүче журналистларның һөнәри бәйрәме. Тәүлекнең 24 сәгате дәвамында Республикабызда булган хәлләрне укучы, тамашачыларга җиткерүче коллегаларым, сез көн саен контентны барлыкка китерү, аны укучыга уңайлы формада җиткерү буенча эшлисез. Әлеге өлкәдә бары профессиясен чын күңелдән яратучылар гына хезмәт куя, чөнки журналистика – ул яшәү рәвеше.

Котлыйм Сезне! Исәнлек, уңышлар, яңа үрләр гел юлдаш булсын», – диелә котлау сүзләрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading