16+

Синоптиклар кисәтә : Татарстанга килгән җил "ялгыз" булмаячак

Табигатьтә үзгәрешләр 26 июнь кичендә башланачак, дип фаразлана.

Синоптиклар кисәтә : Татарстанга  килгән җил "ялгыз" булмаячак

Табигатьтә үзгәрешләр 26 июнь кичендә башланачак, дип фаразлана.

26 июнь көнне кич Татарстанда көчле җил көтелә, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге 23 м/с кадәр җитәчәк, дип кисәтә республика синоптиклары.

Иртәгә, 27 июньдә алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр үсәчәк. Һава температурасы төнлә 19-24, көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк дип фаразлана. 
Дүшәмбе, 28 июньдә алмашынучан болытлы һава булачак. Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һава 18-23 градус, көндез 31-36 градус эссе булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading