16+

Су корбаннары. Бер җомгада 5 мәет

Батып үлүчеләрнең иң яшенә 22 яшь булган.

Су корбаннары. Бер җомгада 5 мәет

Батып үлүчеләрнең иң яшенә 22 яшь булган.

Узган җомгада Татарстанда 5 кеше суга батып үлгән. 
Иртәнге 9лар тирәсендә Алексеевск районы Масловка авылында 68 яшьлек ир-ат су төбенә киткән. 
Тагын бер сәгатьтән Кама Тамагында 46 яшьлек ир-ат мәетен судан чыгаралар. Ул 19 июнь көнне үк югалган булган. 
Кичке сәгать 5 тирәсендә Яшел Үзәндәге күлдә 44 яшьлек ир-егет мәете табылган. 
Кичке 9 ларда Апаста 33 яшьлек ир батып үлгән. Фаразлар буенча, ул аек булмаган һәм су коенырга ният кылган. Әмма бу теләге аның өчен фаҗига белән тәмамланган. 
Төн уртасы җиткәндә Балтачның Нормабаш авылы янында 22 яшьлек егет елгада батып үлгән, дип яза "Татар - информ" ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading