Ул берничә көн авыртудан интеккән.
Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев кабыргасы сынуы турында хәбәр итте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренчә, берничә көн дәвамында аның кабыргасы авырткан һәм ул моңа зур әһәмият бирмәгән. Сызлануга түзә алмагач, Рөстәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Анда аңа күңелсез хәбәр җиткергәннәр.
«Табиблар мине шаккатырды», – дигән Нәбиев.
Моңа кадәр Рөстәм Нәбиев кулын сындырган иде, аңа гипс куйганнар. 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар