16+

Татарстан милли укытуны оештыруда ярдәм итәргә әзер

Педагогларның традицион август киңәшмәсе кысаларында, Казанда милли мәгариф кураторлары, татарча белем бирелә һәм татарчага өйрәтә торган белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле укытучылары катнашында, семинар үтте.

Педагогларның традицион август киңәшмәсе кысаларында, Казанда милли мәгариф кураторлары, татарча белем бирелә һәм татарчага өйрәтә торган белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле укытучылары катнашында, семинар үтте.

Семинарда катнашучылар милли белем бирү өлкәсендәге бүгенге вазгыять хакында уртага салып сөйләштеләр, төбәкара хезмәттәшлекнең проблемаларын, перспективаларын тикшерделәр. Семинарда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татар федераль милли­-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Илдар Гыйльметдин­ов, Татарстан төбәкләр белән бу өлкәдә туплаган тәҗрибәне уртак­лашуга һәрвакыт шат һәм татар телен укытуны оештырыр­га ярдәм итәргә әзер, дип басым ясады.

- Элек-электән мәгълүм, балалар биш яшькә кадәр белем бирү программаларын бик җиңел үзләштерәләр, шул исәптән чит телләрне дә җиңел өйрәнәләр. Ике дәүләт теле булган Татарстанда бу бик мөһим. Телне кечкенәдән өйрәнү буенча бездә уникаль эшләнмәләр бар. Без шулар белән уртаклашырга әзер, - д­­и­де депутат.

Күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстан өчен республика халыклары телләренең үсеше мәсьәләсе аерым мәгънәгә ия. Республикада яшәүче халык­ларның милли ихтыяҗларын тормышка ашыруда шартлар җитәрлек. Татарстандагы Дәүләт телләрен һәм башка телләрне сак­лау, өйрәнү һәм үстерү прог­раммасы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте концепциясен тормышка ашыручы программаларның берсе булып тора. Төрле халыкларның туган телләрен өйрәнүгә булган ихтыяҗларын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, 2015-2016 уку елында республикада татар телендә белем бирелә һәм табигый-математика кебек аерым фәннәрне рус телендә укыта торган 785 мәктәп булса, 709 мәктәптә укыту рус телендә бара, шул исәптән 21 мәктәптә рус теле һәм әдәбияты тирәнтен укытыла, 179 мәктәптә рус теле һәм әдәбияты тирәнтен укытыла торган сыйныфлар бар. Шул ук вакытта укыту 98 мәктәптә (филиаллары белән) - чуваш, 29 мәктәптә - удмурт, 20 мәктәптә (филиаллары белән) - мари, 4 мәктәптә мордва (башлангыч сыйныфларда) телендә бара һәм югарыда әйтелгән телләр укытыла. Иврит һәм башкорт теле укыта торган берәр мәктәп бар. Шулар өстенә Татарстанда ял көне мәктәпләре эшләп килә. Аларның 35 бүлекчәсе бар. Ял көне мәктәп­ләрендә республикада яшәүче 23 халыкның теле укытыла. Юкка гына Татарстан тәҗрибәсен Россия­нең башка төбәкләреннән дә килеп өйрәнмиләр инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading