16+

Татарстан Рәисе «Киләчәк уеннары» алдыннан тест ярышларында булды

Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясендә булды, аның мәйданчыгында бу көннәрдә фиджитал-футбол буенча халыкара турнир уза. 

Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясендә булды, аның мәйданчыгында бу көннәрдә фиджитал-футбол буенча халыкара турнир уза. 

Ярышлар «Киләчәк уеннары» алдыннан тест режимында үткәрелә. Турнирда 6 илдән 8 команда катнаша: Россия, Иран, Уругвай, Аргентина, Сербия һәм Бразилия. Командалар беренче этаптагы матчны футбол симуляторында үткәрәләр, ә аннары чын мини-футбол мәйданчыгында иң көчлесен ачыклаячаклар. 

Рөстәм Миңнеханов фиджитал-уеннар ярышларын карады, шулай ук Россия һәм Уругвай командалары арасында 3 урын өчен матч карады. 

Беренче "киләчәк уеннары" 2024 елда Казанда узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәреләчәк. Ярышлар форматы киберспорт, робототехника, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендәге соңгы эшләнмәләрне куллануны күздә тота. «Киләчәк уеннары»нда 16 дисциплинада ярышачак 2 меңнән артык профессиональ спортчы катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading