16+

Татарстанда 2 меңгә якын укытучы җитми

Татарстанда педагогик кадрларга кытлык саклана. Уку елы башына республикада 2 меңгә якын укытучы җитми.

Татарстанда 2 меңгә якын укытучы җитми

Татарстанда педагогик кадрларга кытлык саклана. Уку елы башына республикада 2 меңгә якын укытучы җитми.

Бу хакта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп узды. 

Бүген мәгариф тармагы вәкилләре Казанның Б.Рәмиев исемендәге IT- паркында җыелды. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Министр сүзләренчә, барыннан бигрәк, республикада математика, физика, рус теле, чит телләр, башлангыч сыйныф укучыларына ихтыяҗ зур. Әйтик, 2023/2024 уку елында 306 математика укытучысы җитми. Әмма Казан федераль һәм Чаллы педагогик университеты 147 белгеч кенә әзерләп чыгарган. Аларның барысы да республика мәктәпләренә урнаша калса да, ихтыяҗның яртысы гына капланачак. Физика укытучылары белән дә шул ук хәл - 146 укытучы җитми, КФУны исә нибары бу белгечлек буенча 40 кеше генә тәмамлаган.

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading