16+

Татарстанда бер хатын баласын үтерү белән янаган (+видео)

Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче хатын-кызның үз кызын үтерү белән янаган видео пәйда булды.

Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче хатын-кызның үз кызын үтерү белән янаган видео пәйда булды.

Видеода күренгәнчә, шаһитлар бер кибет янында баласына әшәке сүзләр белән җикеренгән әни кешене туктатырга тырыша.  

Кадрларда бала арбасы, анда утырган сабый да күренә. Шунда җыелган кешеләр акырынган-җикеренгән әни кешене тынычландырырга тырыша. Ләкин хатын кызганнан-кыза бара, баласы утырган колясканы кешеләр өстенә этеп җибәрә. Ике баласы да ачыргаланып елый. Шуннан соң әлеге хатын машиналар юлына чабып чыга да узып баручы автомобиль астына ташланырга тырыша.

Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев бу вакыйга уңаеннан, Әлмәт прокуратурасы әлеге хәлне тикшерәчәк, дип белдерде. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading