16+

Татарстанга бик көчле магнит давылы якынлаша

Аның көчен 5 балл дәрәҗәсендә бәяләгәннәр. 24 гыйнварда Татарстанда гаять көчле магнит давылы көтелә.

Аның көчен 5 балл дәрәҗәсендә бәяләгәннәр. 24 гыйнварда Татарстанда гаять көчле магнит давылы көтелә.

“Gismeteo” сайты мәгълүматларына караганда, аның көче 5 балл дәрәҗәсендә бәяләнә. Шимбәгә аның көче 8 баллга, максималь геомагнит шау-шу индексы 9 баллга җитәргә мөмкин.

Казанда магнит давылының иң көчле вакыты төнге 12.00 һәм көндезге 12.00 сәгатькә туры килә. Шуннан соң аны көче кими башлаячак. Исегезгә төшерәбез: магнит кыры йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә йогынты ясарга мөмкин. Магнит давыллары вакытында йөрәк өянәкләре, гипертоник кризлар һәм инсультлар саны арта.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading