16+

Татарстанның бер районында ике хатын кыз танышларын кыйнап үтергән

Сарман районыннан ике хатын-кыз 64 яшьлек танышларының үлеменә китергән авыр җинаять кылуда гаепләнә.

Сарман районыннан ике хатын-кыз 64 яшьлек танышларының үлеменә китергән авыр җинаять кылуда гаепләнә.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 64 яшьлек хатын - кыз һәм 37, 41 яшьтәге танышлары белән кәеф-сафа корып утыра. Ниндидер мизгелдә хатыннар арасында бәхәс килеп чыга, яшьрәкләре үзләреннән өлкән булган хатынны дөмбәсли башлый. Моннан тыш, аның алтын алкаларын да урлыйлар. Шуннан соң дуслары тарафыннан кыйналган хатын өенә кайтып китә, бераздан соң баш имгәнүдән җан бирә.

Суд гаепләнүчеләрне тикшерү тәмамланганчы сак астына алырга карар иткән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading