Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республиканың һәр районында, һәр мәдәният оешмасында чаралар оештырылачак.
Иң төп вакыйга исә - 4 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә гөрлиячәк. «Безнең йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертына республиканың 31 районыннан катнашучылар җыелачак. Быел чара “Халыклар күп – Туган җир бер” лозунгы астында үтәчәк. Шулай ук 3-4 ноябрьдә үткәреләчәк россиякүләм “Сәнгатьләр төне” акциясе дә халыклар төрлелеген, мәдәниятләр байлыгын чагылдыруны үзәккә куйган. Музейларда бу уңайдан махсус экспозицияләр әзерләнәчәк, дип сөйләде Татарстан Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов.
Шулай ук тагын бер зур чара – “Зур этнографик диктант” акциясе. Ул Россиядә яшәүче халыкларга бердәмләшергә, бер-берсенең мәдәниятләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә.
- Зур этнографик диктант – Россиядәге халыкларның байлыгын күрсәтә, телләрнең, мәдәниятләрнең, гореф-гадәтләрнең төрлелеген чагылдыра торган акция. Без башка халыкларны яхшырак танып беләбез, мәдәниятләренең нечкәлекләре белән танышабыз, ниндидер сорауларга җавапны белмәсәк тә, аның нигезенә төшенү, эзләнү өчен сәбәп булып тора, - диде Айрат Фәйзрахманов.
Әлеге акция быел тугызынчы тапкыр үткәреләчәк. 1-8 ноябрь көннәрендә Россиядә һәм хәтта чит илләрдә яшәүчеләр илебездә яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен белү дәрәҗәсен ачыклый алачак.
Акция елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. 2023 елда Россия Федерациясенең 89 төбәгеннән һәм 228 чит илдән 3 455 148 кеше үзләренең этнографик грамоталылык дәрәҗәсен тикшергән. Татарстан Республикасында акциядә 45 838 кеше катнашкан.
Традиция буенча акция офлайн һәм онлайн форматларда узачак. Казанда 2 ноябрьдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында уникаль мәйданчык оештырылачак. Диктантны язу 11:00 сәгатьтә башлана. Онлайн-катнашучылар 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәрге сорауларга акциянең рәсми сайтында (www.miretno.ru) җавап бирә алачак. 16 яшькә кадәрге катнашучылар гомумфедераль cорауларга җавап бирергә тиеш булачак, 16дан өлкәнрәкләргә - 20 гомумфедераль һәм Россиянең һәм субьекты өчен 10 уникаль сорау биреләчәк.
Барлык сораулар тест форматында – 4 варианттан бер дөресен сайлыйсы. “Сорауларның бер өлешен булса да ирекле җавап бирә торган итеп үзгәртү күздә тотылмыймы?” дигән сорауга Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берлегенең идарә рәисе Ирина Александровская моның бер төркем кыенлыклар белән бәйле булуын әйтте. Бу очракта җавапларны уку һәм анализлау өчен зур төркем экспертлар таләп ителәчәк, тест форматындагы җавапларны исә тикшерү җиңелрәк һәм тизрәк, диде ул. Әмма алга таба мондый мөмкинлек тууы да ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар