16+

Видеооператор Фәнис Җиһаншин вафат...

Аңа нибары 35 яшь иде.

Видеооператор Фәнис Җиһаншин вафат...

Аңа нибары 35 яшь иде.

Күп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын төшергән видеооператор Фәнис Җиһаншин вафат булган. Аның гомере реанимациядә өзелгән. Авыр хәбәр белән социаль челтәрләрдә Фәниснең иҗатташ дуслары уртаклаша.

"Фәнис белән эшләү рәхәт, җиңел булды. Тыйнак, эш сөючән, тәрбияле, итагатьле татар егете иде ул. Безнең бик күп концертларыбызда видеооператор буларак катнашты", - дип искә ала Рифат Фәттахов.

Фәниснең башында ямаш шеш булган. Аны бүген Арча районы Пошалым авылында җирлиләр. Урыны оҗмахта булсын. Якыннарына сабырлык телибез.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading