16+

Хезмәт ветераны Дания Дәүләтшина вафат

Хезмәт ветераны Дания Дәүләтшина вафат.

Хезмәт ветераны Дания Дәүләтшина вафат.

Тормыш юлы туган Татарстаныбыз белән тыгыз бәйләнгән хезмәт һәм дәүләт хезмәте ветераны, 1979-1990 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре, ТАССР Верховный Советының дүрт чакырылыш депутаты Дания Салих кызы Дәүләтшина 93 нче яшендә вафат булды.

Дания Салих кызы 1934 елның 3 мартында Чистай шәһәрендә туа, авыл мәктәбе укытучысыннан алып ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретарена кадәр юл үтә. Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Алексеевск районының Урта Тигәнәле мәктәбендә биология һәм география укытучысы булып башлап, соңрак ул ВЛКСМның Алексеевск райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Дания Салих кызы ундүрт елдан артык Лаеш районында эшли, башта депутатларның район советы башкарма комитеты рәисе, аннары райкомның беренче секретаре була. Ул җитәкчелек иткән елларда район үсешенең мөһим мәсьәләләре хәл ителә: юллар, яңа җитештерү объектлары, торак йортлар һәм социаль объектлар төзелә.

Дания Салих кызы – ТАССР Верховный Советының дүрт чакырылыш депутаты, ә 1979 елның декабрендә ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре итеп сайлана. Депутат буларак, Дания Салих кызы сайлаучылар белән күп очраша, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эшли, меңләгән татарстанлыларга аларның актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә булыша, күп кенә социаль әһәмиятле законнарны эшләүче һәм инициатор була. Аның җитәкчелегендә Верховный Совет Президиумының даими комиссияләре эше активлаша. Республикада барган процессларны сәяси-хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнеп, Дания Салих кызы республиканың киләчәктә дә демократик үсешенә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә нигез сала.

Дания Дәүләтшина тырышлыгы белән республикада хатын-кызлар хәрәкәте торгызыла, республика буенча меңләгән хатын-кызлар советы эшли башлый. Озак еллар дәвамында республика хатын-кызлар советын җитәкләп, Дания Дәүләтшина ана һәм бала сәламәтлеген саклау, республиканың барлык предприятиеләрендә эшләүче хатын-кызларның хезмәт шартларын яхшырту, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл итә.

Дания Салих кызының республика үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте күп санлы дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Ул «Дуслык» ордены (2024), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Фидакарь хезмәт өчен» (2009), «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» (2019) медальләре, ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы (1960), РСФСР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы (1989), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2004) белән бүләкләнде. 

Без олы йөрәкле,  киң күңелле олуг шәхесебезне югалттык. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә көч һәм сабырлык телибез. 

Дания Салих кызы Дәүләтшина белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 4 июльдә сәгать унда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узачак. Адресы:  Ирек мәйданы, 1 йорт.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading