16+

Ык елгасында югалган балыкчыларның үлем сәбәбе билгеле булды

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атларның коткару жилетлары булмаган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атларның коткару жилетлары булмаган.

12 ноябрь көнне аларның гәүдәләре ике метр тирәнлектә табылган.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, елга буйлап хәрәкәт иткәндә көймә су астындагы тауга килеп бәрелә, шуннан балыкчылар елгага килеп төшә. Юеш кием аларны елга төбенә тарта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерүләренчә, жилет – суда иминлек гарантиясе. Кешене ул тончыгудан һәм суга батудан саклый.
Исегезгә төшерәбез, ике ир-ат 4 ноябрьдә балык тотарга чыгып киткән һәм элемтәгә керүдән туктаган. Югалган балыкчыларның мәетләрен 12 ноябрь көнне Ык елгасында ике метр тирәнлектә тапканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading