16+

Юллама алып ял итәргә бара алмаган өчен акчаны ничек кайтарырга?

Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында чит илгә ял итәргә барырга җыенып, юллары бүленгән яки алдан ук юлламалар алып куйган кешеләрдән “кайнар линия”гә шактый шалтыратулар килә.

Юллама алып ял итәргә бара алмаган өчен акчаны ничек кайтарырга?

Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында чит илгә ял итәргә барырга җыенып, юллары бүленгән яки алдан ук юлламалар алып куйган кешеләрдән “кайнар линия”гә шактый шалтыратулар килә.

Узган атнада гына да шундый 200 шалтырату булган. Алар арасында еш кабатлана торганнары:
 
1) Кулланмаган юллама өчен акчаны ничек кайтарырга?
 
1996 елның 24 ноябрендәге “Россиядә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында”гы 132 нче федераль закон нигезендә туристлар туроператор белән килешеп, ел дәвамында сәяхәтне башка вакытка - үзе өчен уңайлы булган чорга күчерә ала. Бу очракта ял итү урынын башка юнәлештә дә сайларга мөмкин. Туроператор тәкъдим иткән сәяхәт юнәлеше һәм (яки) вакыты  белән килешмәгән очракта, туристлык продуктын гамәлгә ашыру турындагы килешүне өзә ала. Риза булмаганда ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
 
2) Килешүне өзгән очракта туроператор туристлар өчен куркынычсыз булган илгә барырга дип алынган юлламаның күпме өлешен кайтарырга тиеш?

Ике як та җавап бирми торган сәбәпләр аркасында турпродуктны гамәлгә ашыру мөмкин булмаган очракта  заказчы башкаручыга аның чыгымнарын кайтара (Россия Гражданлык кодексының 3 ст.781).
 
3) Авиа- һәм поезд билетлары өчен акчаны кайтарырга теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

Билетлар алынган урынга мөрәҗәгать итәргә.

4) Чит илдә булган гражданнарга үз илләренә ничек кайтырга?
Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга – https://www.gosuslugi.ru/395103/1.
Россия Чит илләр эшләре министрлыгының «Зарубежный помощник» мобиль кушымтасы аша (https://www.mid.ru/mobil-noe-prilozenie-mid-rossii-zarubeznyj-pomosnik-1) чит илгә бару урында мәгълүмат бирергә.
Анкета җибәргәч, министрлык хезмәткәрләре сезнең белән күрсәткән телефон номерыгыз аша элемтәгә керәчәк.
Ростуризмның “кайнар линия”  телефоннары:
+7-499-678-12-03, тәүлек буе;
+7-495-959-15-66, тәүлек буе;

+7-915-117-04-51 дүшәмбедән җомгага кадәр, сәг. 10.00-19:00.  
 Министрлыкның оператив кизү торучылары:
+7(495) 587 88 60,
+7(499) 244 19 77,
+7 (499) 244 19 88,
+7(499) 244 28 47,
Whats App мессенджеры аша: +7 985 046 52 97.


5) Татарстанда яшәүчеләргә һәм бизнес вәкилләренә ярдәмгә «кайнар линия»:
Үзизоляция мәсьәләләре буенча: 8 (800) 250 90 33;
Психологик ярдәм: 8 (843) 279 55 80;
Эшмәкәрләрг ярдәм: 8 (800) 222 37 22. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading