«Югары икътисад мәктәбе» үткәргән тикшеренүдә шул хакта әйтелә.
2011-2021 еллар аралыгында 18 яшьтәге якынча 1,2 миллион россияле башка шәһәргә күчкән. Аларның 78 проценты зур шәһәрләргә юл тоткан. Бу күченүләрнең төп сәбәбе югары белем алу белән бәйле дип санала. «Югары икътисад мәктәбе» үткәргән тикшеренүдә шул хакта әйтелә.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, 160 зур университет үзәгенең 113е үзләренең миграция җәлеп итү зоналарын булдырган. Абитуриентлар өчен иң популяр шәһәрләр булып Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Краснодар һәм Новосибирск танылган.
Галимнәр башка төбәккә күчеп укучыларны ике төркемгә бүлә. Беренче төркемгә туган җирендә югары уку йорты булмаганнар керә. Икенче төркем исә билгеле бер белгечлекне үзләштерү өчен башка төбәктәге югары уку йортын һәм белем бирү программасын махсус сайлап ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар