16+

16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бүген БДИ тапшыра

Бүген, 8 июньдә, чыгарылыш сыйныф укучылары профильле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра.

Бүген, 8 июньдә, чыгарылыш сыйныф укучылары профильле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра.

Ул барча мәктәпне тәмамлаучылар өчен мәҗбүри һәм урта гомуми белем алу турындагы аттестатлы булу өчен кирәк. Аттестат алу өчен профильле математикадан минималь чик – 27 балл, база дәрәҗәсендәге математикадан – «3»ле билгесе.

8 июньдә профильле математика буенча БДИны 9 597 быелгы чыгарылыш укучысы, база дәрәҗәсендәге математика буенча 6 708 укучы тапшырачак. Алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 199 кеше дә бар. Барлыгы бу көнне математика буенча БДИда 16 305 чыгарылыш укучысы катнаша.
Имтихан үткәрү өчен 100 пункт оештырылган: шуларның 86сы – гомуми белем бирү оешмалары базасында, 14е – өйдә үткәрелә торган пунктлар. Барлыгы 1 219 аудитория җәлеп ителә.

БДИ үткәрүдә 4 984 педагогик хезмәткәр катнашуы планлаштырыла. Имтихан аудиторияләрендә онлайн-видеокүзәтү оештырылган. Имтиханнар сәгать 10:00дә башлана.

Профильле математика буенча БДИның дәвамлылыгы – 3 сәгать 55 минут, база дәрәҗәсендәге математика буенча – 3 сәгать.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен профильле математика буенча имтихан 5 сәгать 25 минут, база дәрәҗәсендәге математика буенча 4 сәгать 30 минут дәвам итә.

Математика буенча БДИ нәтиҗәләрен катнашучылар 23 июньдә үз мәктәпләрендә яки Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «Дәүләт йомгаклау аттестациясе» бүлегендә белә алачак.

Имтихан үткәрү тәртибен бозган өчен (телефон, башка җайланмалар, шпаргалкалар куллану һәм башкалар) аудиториядән чыгарылган һәм нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган катнашучылар бу фән буенча БДИны киләсе уку елында гына тапшыра алачак.

Математика буенча минималь балл чиген үтә алмаган, әмма рус теле буенча уңай нәтиҗә алган чыгарылыш укучылары математикадан БДИны 23 июньдәге резерв көнендә яңадан тапшыра ала. Укучы гаризасы нигезендә математика дәрәҗәсен (профильле яки база) үзгәртергә дә мөмкин.

Математика буенча нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр (бер фән буенча) моны 9 июльдәге өстәмә көндә эшли алачак. Бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading