16+

Артык авырлык илгә нинди бәягә төшә?

Симерү — тышкы кыяфәткә генә кагылышлы мәсьәлә түгел.

Симерү — тышкы кыяфәткә генә кагылышлы мәсьәлә түгел.

Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты һәм яман шеш куркынычын арттыра, ә сәламәтлек саклау системасына өстәмә йөк булып төшә. Белгечләр артык авырлыкны бүгенге көннең җитди сәламәтлек проблемаларының берсе дип саный.

Артык авырлык һәм симерү дөнья күләмендә киң таралган проблема булып кала. Аның нәтиҗәләре аерым кешенең сәламәтлегенә генә түгел, илнең демографик күрсәткечләренә һәм икътисадына да йогынты ясый.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Эндокринология буенча милли медицина тикшеренү үзәге директоры, академик Наталья Мокрышева билгеләп үткәнчә, симерү күп кенә хроник авырулар үсеше белән бәйле. Аерым алганда, артык авырлык яман шешнең 13 төре барлыкка килү куркынычы белән бәйле дип санала.

Моннан тыш, симерү йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче типтагы шикәр диабеты һәм башка җитди чирләр үсешенә китерергә мөмкин. Бу исә кешенең тормыш сыйфатын киметә, хезмәткә сәләтлелегенә тәэсир итә һәм вакытыннан алда вафат булу куркынычын арттыра.

Белгечләр китергән мәгълүматларга караганда, тән авырлыгын нормага китерү хроник авырулар куркынычын 48–57 процентка, ә вакытыннан алда үлү ихтималын 18–19 процентка киметергә мөмкин.

Артык авырлык белән көрәштә төп шартларның берсе — дөрес туклану, даими физик активлык һәм сәламәт яшәү рәвеше. Шул ук вакытта белгечләр авырлыкны контрольдә тотуны вакытлыча диета белән генә чикләмәскә, ә көндәлек гадәтләрне үзгәртергә киңәш итә.

Симерүне бары тик кешенең шәхси проблемасы дип кабул итү дөрес түгел. Аны кисәтү һәм дәвалау — җәмгыять сәламәтлеген саклауның да мөһим юнәлеше.

ожирение. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading