16+

Бала имезү күкрәк яман шешеннән саклыймы?

Баланы күкрәк сөте белән тукландыруның әни сәламәтлегенә дә файдасы бар.

Баланы күкрәк сөте белән тукландыруның әни сәламәтлегенә дә файдасы бар.

Тик ул күкрәк яман шешеннән тулысынча саклый, дигән сүзләрдә дөреслек бармы? Бу сорауга җавапны табиб-неонатолог, күкрәк сөте белән тукландыру буенча киңәшче Наталья Афанасьева бирә.

— Әйе, бу фәнни тикшеренүләр белән расланган. Бала имезүнең һәр 12 ае күкрәк яман шеше белән авыру куркынычын якынча 4 процентка киметә. Әгәр баланы имезүнең гомуми дәвамлылыгы 13-24 ай тәшкил итсә, авыру куркынычы 42 процентка кадәр кимергә мөмкин. Шулай ук иң агрессив төрләрнең берсе саналган өч тискәре рецепторлы күкрәк яман шеше дә сирәгрәк очрый.

Ни өчен шулай?

Беренчедән, бала имезгән чорда овуляцияләр саны кими. Димәк, организм эстроген гормоны тәэсиренә азрак дучар була. Ә бу гормон кайбер шеш күзәнәкләренең үсешен тизләтергә мөмкин.

Икенчедән, имезү чорында күкрәк бизендәге тукымалар актив яңара. Иммун күзәнәкләре исә куркыныч тудырырга мөмкин булган күзәнәкләрне таный һәм юк итә. Бу «сакчы күзәнәкләрнең» кайберләре күкрәк бизендә дистә еллар буе сакланырга мөмкин.

Өченчедән, күкрәк сөтендәге кайбер матдәләр шеш күзәнәкләренә сайлап тәэсир итә, шул ук вакытта сәламәт күзәнәкләргә зыян китерми.

Шулай итеп, баланы күкрәк сөте белән тукландыру яман шештән тулысынча саклый торган чара түгел, әмма ул авыру куркынычын киметүнең табигый ысулларының берсе.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы баланы гомеренең беренче алты аенда бары тик күкрәк сөте белән генә тукландырырга, ә аннан соң өстәмә ризык белән бергә ике яшькә кадәр һәм аннан да озаграк имезүне дәвам итәргә киңәш итә.

грудное вскармливание. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading