16+

Банан ярый, газлы су — юк: БДИга нәрсә алып керергә яравы турында ачыкланды

Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) нинди ризык һәм эчемлекләр алып килергә мөмкин булуын аңлатты.

Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) нинди ризык һәм эчемлекләр алып килергә мөмкин булуын аңлатты.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, укучылар үзләре белән шоколад, банан, эчә торган йогурт һәм шешәле су алу мөмкинлегенә ия.

Шул ук вакытта су бары тик газсыз булырга тиеш. Ведомство вәкилләре аңлатуынча, газлы су ачылган вакытта имтихан материалларына зыян китерергә мөмкин.

Рособрнадзорда шулай ук БДИ вакытында ризык куллану кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Имтихан тапшыручылар: төргәкләрне тавыш чыгармыйча ачарга, башкаларның игътибарын читкә юнәлтмәскә, ризык төргәгендә язмалар, шпаргалка яки имтиханга бәйле мәгълүмат булдырмаска тиеш.

Кагыйдәләрне үтәү имтиханның гадел һәм тыныч шартларда узуына ярдәм итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading