16+

Фаҗигале кич: Мамадыш районындагы авария дүрт кешенең гомерен өзгән

13 июльдә кичке сәгать 21:30 тирәсендә Мамадыш районында Мамадыш – Кукмара – Ишкәй автомобиль юлының өченче чакрымында, Түбән Тәкәнеш белән Тавәле авыллары арасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Гранта» автомобиле иярчен юнәлештә баручы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган. Автомобильдә балалар булмаган.

Вакыйга урынына Мамадыш районы прокуроры Артур Князев килгән. «Вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен процессуаль тикшерү барышы контрольгә алынды», – дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә республика эзләү-коткару хезмәте коткаручылары, янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр җәлеп ителгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, урынга барлыгы 17 кеше һәм 6 берәмлек техника чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм барлык шартлары ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading