16+

Ябыгырга теләүчеләргә ясалма интеллект ярдәм итәчәк: Россиядә бушлай сервис эшли башлады

Россиядә «Худеем на здоровье» дип аталган бушлай сервис эшли башлаган.

Россиядә «Худеем на здоровье» дип аталган бушлай сервис эшли башлаган.

Ул дөрес туклану, йокы һәм физик активлык буенча киңәшләр бирә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Сервис ГигаЧат нейрочелтәре нигезендә, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән булдырылган.

Ярдәмчене куллана башлау өчен, кешегә үзенең сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше турында берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Алынган мәгълүматларга нигезләнеп, ясалма интеллект сәламәт гадәтләр формалаштыру өчен шәхси план төзи.

Сервис кешенең хроник авыруларын һәм физик үзенчәлекләрен дә исәпкә ала.

«Худеем на здоровье» сервисын рәсми кушымталар кибетләреннән йөкләп алырга яки MAX мессенджерындагы чат-бот аша кулланырга мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: ясалма интеллект киңәшләре табиб консультациясен алыштырмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading