16+

«Яктылык» яңа биналы булачак: Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторына рәхмәтен җиткергән

Татарстан Рәисе «Рәхмәт, күрше» дип язган.

«Яктылык» яңа биналы булачак: Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторына рәхмәтен җиткергән

Татарстан Рәисе «Рәхмәт, күрше» дип язган.

Самара өлкәсендә татарлар өчен күптән көтелгән куанычлы вакыйга. Өлкә җитәкчелеге Самара шәһәрендәге «Яктылык» татар мәктәбенә яңа бина төзергә карар кылган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итә.

«Иртән «Яктылык " мәктәбенә кердем.

Ул безнең төбәктә иң яхшылар рәтенә керә. Биредә бөтен Самарадан 600 гә якын бала укый. Белем бирү программасы татар телен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Педагогик состав көчле, шунлыктан балалар чыгарылыш имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Биредә балаларны спортка тартуга, туган мәдәнияткә, патриотик тәрбиягә, Ватанны саклаучылар истәлеген саклауга зур игътибар бирелә.

Педагоглар һәм балалар белән аралаштым, аларның нинди шартларда укуларын карадым. 

Мәктәп җитәкчелеге яңа бина төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аңа ихтыяҗ күптән туды инде. Балалар күп укый, урын җитми. Карар кабул итәбез: мәктәп өчен заманча яңа бина төзиячәкбез. Ул 300 укучыга исәпләнгән булачак. 2-3 ел эчендә башкарып чыгарбыз», дип язган Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев үзенең МАХ кушымтасындагы каналында.

Җавап йөзеннән Татарстан Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә «Рәхмәт, күрше!» дип язган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading