16+

Камилә Вәлиева тренеры Светлана Соколовскаядан киткән. Яңа тренеры кем?

Татарстан кызы, танылган фигуралы шуучы Камилә Вәлиева кабат тренерын алыштырган.

Татарстан кызы, танылган фигуралы шуучы Камилә Вәлиева кабат тренерын алыштырган.

Ул элеккеге остазы Этери Тутберидзе төркеменә кире кайткан.

Исегезгә төшерәбез, узган елның апрелендә Камилә Тутберидзе белән хезмәттәшлеген туктатып, Светлана Соколовская җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган иде.

Камиләнең зур спорттагы беренче уңышлары нәкъ менә Этери Тутберидзе исеме белән бәйле. Аның җитәкчелегендә якташыбыз юниорлар арасында дөнья чемпионы булды, Россия чемпионатында призлы урын яулады.

2025 елның декабрендә Камиләнең дүрт еллык дисквалификация вакыты тәмамланды һәм ул зур спортка әйләнеп кайтты. Допингка бәйле карар нәтиҗәсендә, спортчының 2021 елның 25 декабреннән соң яулаган бүләкләре гамәлдән чыгарылды. Алар арасында Европа чемпионатының алтын медале һәм 2022 елгы Олимпия уеннарында команда ярышларында яуланган алтын медаль дә бар.

Хәзер Камилә яңадан элеккеге остазы белән эшләячәк. Бу карар аңа зур спорттагы элеккеге уңышларын кабатларга ярдәм итәрме? Монысын вакыт күрсәтер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading