16+

Казан гаиләләр өчен иң уңайлы шәһәрләрнең берсе дип танылды

Татарстан башкаласы нинди номинациядә җиңде?

Казан гаиләләр өчен иң уңайлы шәһәрләрнең берсе дип танылды

Татарстан башкаласы нинди номинациядә җиңде?

Казан «Россиянең Гаилә башкаласы» беренче Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде. Татарстан башкаласы «Гаилә тотрыклылыгы шәһәре» номинациясендә иң яхшыларның берсе дип табылды.

Җиңүчеләрне 13 октябрьдә Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда узган «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.

«Гаилә тотрыклылыгы шәһәре» номинациясендә Казан белән беррәттән Саранск та җиңүче булды. Ә «Россиянең Гаилә башкаласы» дигән төп титулга Түбән Новгород һәм Көньяк-Сахалинск лаек булды.

Конкурста илнең 39 төбәгеннән шәһәрләр катнашты. Җиңүчеләрне сайлаганда туучылар саны, күп балалы гаиләләр өлеше, никахларның тотрыклылыгы, гаилә инфраструктурасы һәм ата-аналарга ярдәм чаралары исәпкә алынды.

Конкурсның төп максаты — гаиләләр өчен уңайлы шәһәрләрне ачыклау һәм балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен бөтен Россиягә тарату.

Казань. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading