16+

Казанда 14 яшьлек яшүсмер теракт эше буенча суд каршына басачак

Казанда кәрәзле элемтәнең база станциясенә ут төртүдә гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмернең җинаять эше судка тапшырылган.

Казанда кәрәзле элемтәнең база станциясенә ут төртүдә гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмернең җинаять эше судка тапшырылган.

Ул 2025 ел ахырында тоткарланган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, яшүсмер мессенджер аша Украина махсус хезмәтләре вәкилләре белән элемтәгә кергән һәм акчалата бүләк өчен җинаять кылырга ризалашкан.

Егет ягулык-майлау материаллары сатып алган, кулдан ясалган яндыргыч җайланма әзерләгән һәм элемтә станциясенә ут төрткән. Ул үз гамәлләрен видеога төшереп, кураторга җибәргән. Моның өчен аңа криптовалютада акча күчерелгән.

Җинаять эше судка җибәрелгән. Яшүсмернең гаебе суд карары белән расланырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading