16+

Казанда Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Тантана шагыйрьнең тууына 107 ел тулуга багышланды.

Казанда Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Тантана шагыйрьнең тууына 107 ел тулуга багышланды.

Казанда Мостай Кәрим исемендәге скверда Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Истәлекле чарада Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты.

Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, Мостай Кәримнең иҗади мирасы Татарстан һәм Башкортстан халыкларын берләштерә. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты халыклар дуслыгы, Ватанга мәхәббәт һәм кешелеклелек үрнәге булып тора.

Чарада шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның әсәрләренә язылган җырлар һәм башкорт халык көйләре яңгырады. «Ак тирәк» башкорт халык җыр театры һәм «Айтуган» балалар эстрада-фольклор ансамбле чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Мөхетдинов «Өсөнсө көн тоташ кар яуа» җырын башкарды.

мостай. фото кзн

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов Мостай Кәримнең Татарстан белән бәйләнешләрен дә искә алды. Шагыйрьнең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы ике республика арасындагы мәдәни элемтәләрнең мөһим сәхифәсе булып тора.

Мостай Кәрим (1919–2005) – шагыйрь, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Аның әсәрләре дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән, татар укучысына да яхшы таныш. Казанда 2021 елда ачылган һәйкәл ике республика арасындагы рухи һәм мәдәни якынлыкны гәүдәләндерә.

Чараны Татарстан башкортларының республика милли-мәдәни автономиясе һәм «Залесный» мәдәният үзәге оештырды.

мотай. фото кзн

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading