16+

Казанда питбайктагы үсмер полицейскийны бәрдергән

Казанда питбайк белән йөргән балигъ булмаган үсмер полицейскийны бәрдергән.

Казанда питбайк белән йөргән балигъ булмаган үсмер полицейскийны бәрдергән.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Вакыйга 14 июльдә Айдаров һәм Денис Давыдов урамнары киселешендә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хезмәт вазифаларын башкарганда мотоциклчыга туктау турында сигнал биргән. Әмма ул законлы таләпне үтәмәгән, качарга маташкан һәм инспекторларның берсен бәрдергән. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәре берничә урыннан сыну җәрәхәтләре алган.

Эзләү чаралары нәтиҗәсендә шикләнелүче тоткарланган. Аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган 16 яшьлек үсмер булуы ачыкланган.

Яшүсмергә, законлы вәкиле катнашында, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының биш маддәсе буенча административ материаллар төзелгән. Әтисенә исә транспорт чарасын идарә итү хокукы булмаган затка биргән өчен административ беркетмә рәсмиләштерелгән.

Моннан тыш, тикшерү органнары тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 318 нче маддәсе 2 нче өлеше («Хакимият вәкиленә карата тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч көч куллану») буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading