16+

Мәгариф министрлыгы: мәктәпләр 10 нчы сыйныфка кабул итүдән кайбер очракта баш тарта ала

Россия Мәгариф министрлыгында 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибенә ачыклык керттеләр.

Россия Мәгариф министрлыгында 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибенә ачыклык керттеләр.

Ведомство аңлатуынча, мәктәптә буш урыннар булмаган очракта укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тартырга мөмкин.

Шулай ук мәктәпләр аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче яки профильле сыйныфларга кабул иткәндә индивидуаль сайлап алу үткәрергә хокуклы. Әгәр дә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы әлеге сайлап алуны уза алмаса, аны профильле сыйныфка кабул итмәскә мөмкиннәр.

Бу очракта баланың ата-аналары төбәктәге яки муниципаль мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Алар укучыга шул ук мәктәптә универсаль профильле сыйныфта яки яшәү урынына якын башка мәктәптә урын тәкъдим итәргә тиеш.

Мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, балаларның урта гомуми белем алу хокукларын тәэмин итү мәсьәләсе ведомство, Генераль прокуратура һәм Дәүләт Думасы тарафыннан аерым контрольдә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading