16+

Мәгарифкә 3 елда 2 триллион сумнан артык акча тотачаклар: акча нәрсәгә китәчәк?

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасына федераль бюджеттан 2027 елда – 682,5 млрд, 2028 елда – 686 млрд, ә 2029 елда 696,7 млрд сум акча каралганын хәбәр итте.

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасына федераль бюджеттан 2027 елда – 682,5 млрд, 2028 елда – 686 млрд, ә 2029 елда 696,7 млрд сум акча каралганын хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, бу мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм көллиятләрне төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук «Профессионалитет» проекты, мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү, тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр хезмәте һәм башка юнәлешләрне дә финанслау мөмкинлеге булачак.

– Киләсе елга каралган акча күләме 2026 ел белән чагыштырганда 3,7 млрд сумга артты. 2028-2029 елларга да финанслауны арттыру күздә тотыла, – дип белдерде Сергей Кравцов.

Министр билгеләп үткәнчә, 2027 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына каралган чыгымнарның 60 проценттан артыгы нәкъ менә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасына юнәлдереләчәк.

Акчаның шактый өлеше укытучыларга социаль гарантияләр бирүгә һәм мәгариф инфраструктурасын үстерүгә тотылачак. Әйтик, сыйныф җитәкчелеге өчен укытучыларга ай саен түләүләргә ел саен 119 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауга ел саен 67,1 млрд сум юнәлдереләчәк. Кече шәһәрләрдә һәм авылларда мәктәпләр төзү өчен 2027 елда – 37,7 млрд, 2028 елда – 31,5 млрд, ә 2029 елда 34,1 млрд сум каралган.

Моннан тыш, «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2027 елда балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен 26,1 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.

образование. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading