16+

Марат Әхмәтов Теләчедә авыл советының яңа бинасын ачты

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районының Олы Мәтәскә авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районының Олы Мәтәскә авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнашты.

96 квадрат метрдан артык мәйданлы бина социаль-иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Биредә Олы Мәтәскә һәм якындагы биш авыл халкына хезмәт күрсәтеләчәк.

Татарстанда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы 2016 елдан гамәлдә. Бу вакыт эчендә республикада 117 яңа бина төзелгән, 264 административ объект капиталь ремонтланган.

Бина ачылышында Марат Әхмәтов авыл советының халык белән эшләүдә мөһим урын булуын билгеләп үтте. Аңа авыл советы өчен эш кәнәфие дә бүләк иттеләр.

Олы Мәтәскәдә Марат Әхмәтов шулай ук татар әдәбияты классигы Фатих Хөсни музеенда булды. Авылда капиталь ремонттан соң балалар бакчасы һәм Теләче районының күренекле шәхесләренә багышланган аллея да ачылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading