16+

Мошенниклар алдаган пенсионерның кредитын гамәлдә түгел дип таныганнар

Алексеевск районы суды мошенниклар тәэсирендә кредит картасы рәсмиләштергән пенсионер хатын-кызның килешүен гамәлдә түгел дип тану турында карар чыгарган.

Алексеевск районы суды мошенниклар тәэсирендә кредит картасы рәсмиләштергән пенсионер хатын-кызның килешүен гамәлдә түгел дип тану турында карар чыгарган.

Бу хакта район прокуратурасы хәбәр итә.

2025 елның апрелендә мошенниклар пенсионерны инвестицияләрдән югары керем вәгъдә итеп, 100 мең сумлык кредит картасы рәсмиләштерергә күндергән. Хатын-кыз кредит акчасын аларга тапшырган. Мошенниклар исә инвестицияләрдән кергән табыш хисабына акчаны банкка кире кайтарачакларына ышандырган.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 өлеше («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Суд-психиатрия экспертизасы пенсионерның алданган вакытта ялгышу хәлендә булуын ачыклаган. Район прокуратурасы аның хокукларын яклап судка мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, кредит килешүе гамәлдә түгел дип танылган. Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading