16+

Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстанда талантлы яшьләрне барлаучы иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды.

Татарстанда талантлы яшьләрне барлаучы иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды.

Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелган һәм Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендә уздырыла торган әлеге бәйгегә гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Нигезләмә буенча, премиягә 35 яшькә кадәрге аерым иҗатчылар да, яшьләр коллективлары да дәгъва итә ала. Коллектив исеменнән гариза бирелгән очракта, аның әгъзаларының кимендә 70 проценты билгеләнгән яшь чигеннән узмаган булырга тиеш. Быел әдәбият, музыка, сәнгать, театр, кино, журналистика һәм эшмәкәрлек өлкәләрендәге казанышлар өчен барлыгы дүрт премия тапшыру күздә тотыла.

«Быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу бүләк бай тарихи традицияләрне саклый. Аның лауреатлары арасында Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Салават Фәтхетдинов кебек абруйлы шәхесләр бар. Чираттагы сезонга нәтиҗәләр 2027 елның февралендә ясалачак», — дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Кадыйров. фото ТИ

Очрашуда катнашкан шагыйрә, премия лауреаты Дания Галяутдинова ассызыклаганча, бу бүләк иҗат итәргә дәрт бирә, күңелгә канат куя һәм зур җаваплылык та йөкли.

«Бу — зур дәрәҗә, сине гомер буе озатып бара торган исем. Үзеңә ышаныч булмаганда, нәкъ менә шушы исемгә таянасың», — дип сөйләде шагыйрә.

Премиянең яшь иҗатчылар язмышындагы ролен танылган татар композиторы Эльмир Низамов та үз мисалында раслады. Ул 2015 елда нәкъ менә әлеге дәрәҗәле бүләккә «Алтын Казан» мюзиклы өчен лаек булган иде.

«Казанышларның танылуы һәркем өчен мөһим. Нәрсәдер эзләп, шикләр эчендә янган иҗат кешесе өчен бу аеруча кирәк. Бигрәк тә үз юлын әле генә башлаган яшьләргә республика дәрәҗәсендә танылу зур этәргеч бирә», — диде Низамов.

прессуха. фото ТИ

Төп фото архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading