16+

Россия Герое Татарстан Хөкүмәтенә килә: Александр Лапин нинди вазифа башкарачак?

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасын биләячәк.

Россия Герое Татарстан Хөкүмәтенә килә: Александр Лапин нинди вазифа башкарачак?

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасын биләячәк.

Аның кандидатурасын бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хуплады.

Бу мәсьәлә парламентның 25нче утырышында каралды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга Александр Лапинны тәкъдим итте. Ул генерал-полковникның зур хәрби тәҗрибәгә ия булуын, төрле җаваплы вазифаларда хезмәт итүен билгеләп үтте.

Александр Лапин - Татарстанда туып үскән кеше. Ул республиканы яхшы белә, хәрбиләр һәм ветераннар арасында абруй казанган.

лапин. фото ТИ

Яңа вазифада ул нәрсә белән шөгыльләнәчәк?

Алексей Песошин сүзләренчә, Александр Лапинның тәҗрибәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм күрсәтүдә файдалы булачак.

Аңа шулай ук махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә эш алып бару күздә тотыла. Депутатлар Александр Лапинның кандидатурасын хуплады.

госсовет. фото Илсөя Мансуровна

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading