16+

Россиядә 1 августтан кайбер пенсионерларның тупланма пенсиясе артачак

Россиядә 2026 елның 1 августыннан пенсионерларның аерым категорияләре өчен тупланма пенсия буенча түләүләр артачак.

Россиядә 2026 елның 1 августыннан пенсионерларның аерым категорияләре өчен тупланма пенсия буенча түләүләр артачак.

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, Россия Социаль фонды аша тупланма пенсия билгеләнгән гражданнар өчен түләүләр 17,3 процентка артачак. Ә дәүләтнең уртак финанслау программасында катнашучылар һәм тупланма пенсияләрен ана капиталы акчалары хисабына формалаштырган кешеләр өчен арту 19,3 процент тәшкил итәчәк.

Депутат билгеләп үткәнчә, әлеге үзгәрешләр автоматик рәвештә гамәлгә ашырылачак, яңадан исәпләү өчен гариза бирү таләп ителми.

Шулай ук ул бу индексациянең барлык пенсионерларга да кагылмавын ассызыклады. Аның сүзләренчә, гадәти иминият һәм социаль пенсияләр, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча түләүләр, шулай ук хәрби пенсияләр август аендагы әлеге яңадан исәпләүгә керми.

Моннан тыш, Алексей Говырин искәрткәнчә, 2026 елның 1 июленнән Ерак Төньяк районнарында яшәүче һәм пенсияләрен почта аша яки өйләренә китереп алучы пенсионерлар өчен район коэффициентын саклау максатыннан ел саен яшәү урынын раслау таләбе гамәлдән чыгарылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading