16+

Россиялеләр рестораннарга сирәгрәк йөри: әзер ризыкны супермаркеттан күбрәк сатып ала башлаганнар

2026 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җәмәгать туклануы урыннарына йөрүчеләр саны кимегән.

2026 елның беренче яртыеллыгында Россиядә җәмәгать туклануы урыннарына йөрүчеләр саны кимегән.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, россиялеләр ресторан, кафе һәм фастфуд урынына ешрак супермаркетлардан әзер ризык сатып алуны сайлый башлаган.
Иң зур төшү икмәк пешерү йортларында күзәтелә – анда чеклар саны узган ел белән чагыштырганда 10 процентка кимегән. Кафеларда бу күрсәткеч – 9 процент, фастфуд нокталарында – 7 процент, ә кофеханәләрдә һәм туңдырма киоскларында – 6 процент тәшкил итә.

Белгечләр фикеренчә, моның төп сәбәбе – россиялеләрнең мәҗбүри булмаган чыгымнарны киметергә омтылуы. Күпләр өйдән читтә төшке аш ашау урынына арзанрак альтернатива сайлый. Шушы шартларда сәүдә челтәрләре әзер ризык ассортиментын киңәйтеп, сатып алучыларны үзләренә җәлеп итә. Супермаркеттан әзер салат, аш яки кайнар ризык сатып алу ресторанда ашауга караганда күпкә арзанрак һәм уңайлырак булып чыккан.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы урыннарында уртача чек артуын дәвам итә. «Эвотор» IT-компаниясе мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнвар–июнь айларында:

фастфуд нокталарында уртача чек – 530 сум (+18%);

икмәк пешерү йортларында – 259 сум (+10%);

кофеханәләрдә – 469 сум (+7%);

кафеларда – 845 сум (+5%) тәшкил иткән.

Экспертлар фикеренчә, бәяләрнең артуы да кешеләрнең әзер ризыкны супермаркетлардан сатып алуга күчүенә йогынты ясый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading