16+

«Сөлге откан» хатынның 7 миллион сумы юкка чыккан!

Баулыда яшәүче хатын-кыз сөлге оттым дип сөенгән, әмма мошенниклар тозагына эләгеп, 7 млн сум акчасыннан мәхрүм калган.

Баулыда яшәүче хатын-кыз сөлге оттым дип сөенгән, әмма мошенниклар тозагына эләгеп, 7 млн сум акчасыннан мәхрүм калган.

Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченный Рәдис Юсупов сөйләде.

Мессенджерларның берсендә хатын-кызны товарлар уйнатыла торган төркемгә керткәннәр. Соңрак аңа сөлге отуы турында хәбәр иткәннәр һәм бүләкне китерү өчен адресын сораганнар.

Шуннан соң хатын-кызның телефонына код килгән. Мошенниклар аны посылка алу өчен кирәк дип ышандырган һәм кодны әйтүен сораган.

Кодны хәбәр иткәннән соң, аңа шәхси мәгълүматларын террорчыларга тапшырган дип янаганнар. Хатын-кызны акчаларын декларацияләргә кирәклегенә ышандырып, барлык күрсәтмәләрне үтәргә мәҗбүр иткәннәр.

Нәтиҗәдә, ул 7 млн сум акчасын курьерга тапшырган. Курьер акчаны алу өчен хатын-кызның өенә үк килгән. Хәзер бу факт буенча хокук сакчылары тикшерү үткәрә. 

полиция.фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading