16+

Татарстан авылларының берсендә янгын ике кеше үлеменә китергән

Күршеләре сүзләренчә, әтисе белән улы өй эчендә тәмәке тартканнар.

Күршеләре сүзләренчә, әтисе белән улы өй эчендә тәмәке тартканнар.

Бүген төнлә Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында янгын чыгып, 65 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улының гомерен өзгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Күршеләре сүзләренчә, әти белән ул бергә очрашканда еш кына өй эчендә тәмәке тартканнар. Фаразланганча, бу юлы аларның саксызлыгы янгынга китергән. Янгын чыгуын күргәч, күршеләре 112 номерына шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр утның 66 квадрат метр мәйданлы бүрәнә йортны тулысынча чолгап алуын күргән. Йорт хуҗалары исән калмаган – янгын сүндерүчеләр аларның гәүдәләрен тапкан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә: урын-җирдә тәмәке тартмаска, көл савытлары кулланырга, тәмәке төпчекләрен тулысынча сүндерергә, шулай ук янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмаска өнди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading