16+

Татарстан мәктәпләрендә 1,4 мең укытучы җитми: кайсы фәннәрне укытырга кеше юк?

Татарстан мәктәпләрендә 1,4 меңнән артык укытучы, ә балалар бакчаларында 500дән артык тәрбияче җитми.

Татарстан мәктәпләрендә 1,4 мең укытучы җитми: кайсы фәннәрне укытырга кеше юк?

Татарстан мәктәпләрендә 1,4 меңнән артык укытучы, ә балалар бакчаларында 500дән артык тәрбияче җитми.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Дәүләт Советы комитеты утырышында хәбәр итте.

Кайсы укытучыларга ихтыяҗ зур?

Министр урынбасары мәгълүматларына караганда, узган уку елы башында укытучыларга ихтыяҗ 2 меңгә якын булган. Быел сентябрь башына вакансияләр саны 1419га кадәр кимегән.

Иң күп кирәкле белгечләр арасында математика, рус теле, физика һәм башлангыч сыйныф укытучылары бар.

Педагоглар аеруча Казанда, Чаллыда, шулай ук Лаеш, Менделеевск һәм Лениногорск районнарында җитми.

Яшь укытучыларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Татарстанда педагогик кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү өчен берничә ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Өч елга кадәр эш стажы булган 3 меңнән артык яшь белгечкә ай саен 2,5 меңнән 10 мең сумга кадәр өстәмә түләү бирелә.

«Безнең яңа укытучы» грантын алучылар саны 200дән 500гә кадәр арткан. Моннан тыш, торакны арендага алган өчен компенсацияне 68 педагог ала.

Укытучылар өчен 350 торак сертификатына акча бүлеп бирелгән. Министр урынбасары сүзләренчә, әлеге ярдәм чарасыннан инде 177 педагог файдаланган.

образование. фото ТИ

Авыл мәктәпләренә дә укытучылар җәлеп итәләр

«Земство укытучысы» программасы буенча узган ел Татарстанның авыл мәктәпләренә һәм кече шәһәрләренә 12 укытучы эшкә килгән. Хәзерге вакытта программада катнашкан 70 кеше республика мәктәпләрендә эшләвен дәвам итә.

Укытучыларга ихтыяҗны югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә җәлеп итү, шулай ук белгечләрне яңадан әзерләү хисабына капларга тырышалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading