16+

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе быел кайда узачак?

13 августта Чаллыда Татарстан педагогик хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтәчәк.

13 августта Чаллыда Татарстан педагогик хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтәчәк.

Чарага республиканың барлык шәһәр-районнарыннан мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелачак.

Киңәшмәдә узган уку елына нәтиҗәләр ясалачак, мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре каралачак һәм киләсе уку елына бурычлар билгеләнәчәк.

Моннан тыш, чара кысаларында мәгариф тармагының иң яхшы вәкилләрен бүләкләү тантанасы узачак. Шулай ук Чаллы мэры исеменнән шәһәрнең иң яхшы мәктәп, гимназия һәм балалар бакчасына акчалата премияләр тапшырылачак.

Бүләкләр шулай ук аерылып торган педагогларга һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә дә биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading