16+

Татарстан студентлары тәүге тапкыр поезд вагон-рестораннарында официант булып эшли

Быел Казан дәүләт энергетика университетының 12 студенты «Энерджи» озатучы студентлар отряды составында Санкт-Петербург шәһәрендә узучы Бөтенроссия хезмәт проектында катнаша.

Быел Казан дәүләт энергетика университетының 12 студенты «Энерджи» озатучы студентлар отряды составында Санкт-Петербург шәһәрендә узучы Бөтенроссия хезмәт проектында катнаша.

Студентларның бер өлеше пассажир вагоннарын озатучы булып эшләсә, икенче өлеше Татарстан студентлар отрядлары тарихында беренче тапкыр поезд вагон-рестораннарында официант вазифаларын башкара. Алар пассажирларның заказларын кабул итә һәм китерә, өстәлләрне әзерли, юлчылар өчен уңайлы һәм җылы атмосфера булдырырга ярдәм итә.

Белгечләр фикеренчә, әлеге юнәлеш яшьләргә сервис өлкәсендә практик күнекмәләр тупларга, аралашу осталыгын үстерергә һәм киләчәктә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле белгеч булып формалашырга мөмкинлек бирә.

Татарстан студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев сүзләренчә, пассажир вагоннарын озатучы эше күп еллар дәвамында республика студентлары арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе булып кала. Ел саен бу өлкәдә 500дән артык яшь кеше хезмәт куя. Вагон-рестораннарда эшләү мөмкинлеге барлыкка килү исә студентлар өчен яңа һөнәри тәҗрибә һәм өстәмә үсеш мөмкинлекләре ача.

Моннан тыш, Татарстан студентлар отрядлары тимер юл тармагында башка юнәлешләрдә дә эшли. Казанда икенче ел рәттән яшүсмерләр вокзал буенча дежур ярдәмчесе вазифасын башкара, ә Казан тимер юл техникумы студентлары традицион рәвештә тимер юл монтерлары булып хезмәт итә.

Татарстан студентлар отрядлары эшчәнлеге республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында координацияләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading