16+

Татарстан сулыгында фаҗига: бер балыкчының мәете табылган, икенчесен әле дә эзлиләр

Минзәлә районында ике балыкчының югалу очрагы фаҗига белән тәмамланган.

Минзәлә районында ике балыкчының югалу очрагы фаҗига белән тәмамланган.

Аларның берсенең үлеме расланган, икенчесен эзләү дәвам итә.

Фаҗига 17 апрельдә булган. 1987 һәм 1989 елгы ике ир-ат балык тотарга чыгып киткән дә, шуннан югалган. Эзләү барышында коткаручылар Дусай-Кичү авылы янындагы елгада балыкчыларның көймәләрен тапкан.

Соңрак ярдан якынча 800 метр ераклыкта, 1 метр тирәнлектән 1989 елгы ир-атның гәүдәсе табылып, хокук саклау органнарына тапшырылган. Аның өстендә коткару жилеты булмавы ачыкланган.

Икенчесе — 1987 елгы ир-атны эзләү эшләре вакытлыча туктатылып торган, әмма 20 апрельдә яңадан дәвам ителәчәк.

Коткару хезмәтләре искәртә: республикада 25 апрельгә кадәр кече судноларның суга чыгуы тыела. Бу язгы чордагы катлаулы гидрологик хәл белән бәйле, елгаларда боз кисәкләре, агач калдыклары агып йөри, ә су температурасы бик түбән.

Белгечләр гражданнарны сак булырга һәм иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading