16+

Татарстан халкын черкиләр һөҗүме көтә?

Биолог июль ахырындагы куркыныч чор турында кисәтте.

Биолог июль ахырындагы куркыныч чор турында кисәтте.

Җәйнең иң күңелсез «кунаклары» янәдән активлаша. Белгечләр кисәтүенчә, июль ахыры һәм август башында черкиләр саны кискен артырга мөмкин. Моңа эссе һава торышы һәм соңгы көннәрдәге яңгырлар сәбәпче.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына биология фәннәре кандидаты, Росприроднадзорның Иҗтимагый советы әгъзасы Дмитрий Федоров сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, җәйнең беренче яртысында черки личинкалары чагыштырмача аз була. Әмма июльнең икенче яртысына таба аларның саны берничә тапкырга арта. Яңгырлардан соң барлыкка килгән вак сулыклар исә бөҗәкләр өчен үрчү урынына әверелә.

– Популяциянең кискен артуы мул явым-төшемнәрдән соң яңа сулыклар барлыкка килгәндә һәм һава температурасы +30 градуска якын булганда күзәтелә. Мондый шартларда черкиләрнең яңа буыны бик тиз үсә, – дип аңлаткан белгеч.

Бигрәк тә буалар, күлләр, елгалар янында урнашкан торак пунктларда һәм эре шәһәрләрнең сулыкларга якын районнарында черкиләр аеруча күп булачак.

Белгечләр табигатькә чыкканда тәннең ачык өлешләрен каплый торган кием кияргә, репеллентлар кулланырга һәм кичке вакытта су буйларында озак йөрмәскә киңәш итә. Нәкъ менә июль ахыры белән август башында черкиләр иң актив һәм иң «ач» чорын кичерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading