16+

Татарстанда 5 июньдә яшен, көчле җил һәм боз көтелә

5 июньдә Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә.

5 июньдә Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә.

Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, көндез республиканың күпчелек районнарында яшенле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре халыкны сак булырга чакыра. Белгечләр начар һава торышы вакытында реклама конструкцияләре, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында тормаска киңәш итә.

– Урамнарда һәм автомобиль юллары буенда йөргәндә игътибарлы булыгыз. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, өлкән яшьтәгеләргә һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итегез, – дип мөрәҗәгать иттеләр ведомствода.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading