16+

Татарстанда мигрантларга кайбер эшләрне башкаруны тыйдылар

Татарстанда икътисадның ун тармагында эшләү өчен патент нигезендә эшләүче чит ил гражданнарын җәлеп итүне тыйдылар.

Татарстанда икътисадның ун тармагында эшләү өчен патент нигезендә эшләүче чит ил гражданнарын җәлеп итүне тыйдылар.

Бу тыю агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Бу турыдагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Чикләүләр түбәндәге өлкәләргә кагыла::

– куркыныч йөкләрне ташу

– җиңел такси һәм машина йөртүче белән арендага алынган җиңел автомобильләр эшчәнлеге

– финанс хезмәтләре (иминият һәм пенсия хезмәтләреннән тыш)

– дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын иминләштерү, яңадан иминләштерү һәм аларның эше (мәҗбүри социаль тәэмин итүне кертмичә)

– ярдәмче финанс һәм иминият хезмәтләре

– юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләре күрсәтү

– ветеринария

– саклау эшчәнлеге, шәхси саклауны да кертеп

– комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү, пари төзү, шулай ук лотереяләр

– компьютер техникасын, шәхси әйберләрне һәм көнкүреш приборларын ремонтлау.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading