16+

Татарстанлылар министр Леонов белән «Ак Барс» командасын ярата икән!

«ТИ-Спорт» версиясе буенча Татарстанның беренче сезондагы спорт рейтингы игълан ителде.

Татарстанлылар министр Леонов белән «Ак Барс» командасын ярата икән!

«ТИ-Спорт» версиясе буенча Татарстанның беренче сезондагы спорт рейтингы игълан ителде.

Кубоклар тапшырылды

— «ТИ-Спорт» проекты 4 ел элек гамәлгә куелган иде. Электрон басмада Татарстанның спорт дөньясы яктыртыла. Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары да безнең хәбәрләрдән файдалана, — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов матбугат конференциясендә. 

«ТИ-Спорт» редакторы Артур Хәлиуллов таныштырганча, 1 ел элек спорт җитәкчеләренең һәм спорт командаларының рейтингын ачыклауга керешелгән. Шәхси беренчелектә укучылар иң күп тавышны Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка, ә командалар буенча "Ак Барс«ка биргән. Аларга тантаналы төстә Кубоклар тапшырылды. 

СПОРТ. Фото: Бадриев

Спорт җитәкчеләреннән Алексей Вербов (Зенит-Казан), Әнвәр Гатиятуллин («Ак Барс»), Велимир Перасович та (УНИКС) шактый тавыш җыйган булган. Командалар буенча «Ак Барс», Спорт министрлыгы, Татарстанның чаңгы федерациясе, «Зенит-Казан», «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте өстенлеккә ирешкән. Рейтингны билгеләү икенче сезонда дәвам итәчәк. 

Җиңү шатлыгы

— Татарстан җитәкчелеге теләктәшлегендә республикада спорт бик актив. Профессиональ спортка да һәм массакүләм спортка да игътибар бирелә. Бездә ай саен диярлек халыкара һәм Бөтенроссия спорт ярышлары оештырыла. Татарстанда 2028 елда VII нче Бөтендөнья күчмә халыклар Уены узачак. Бу спорт бәйрәме булачак, ярышлар спортның 43 төрендә үткәреләчәк. Җиңелүләрсез җиңүләр булмый, чөнки спортның эчтәлеге шундый. Алга! Спорт белән шөгыльләник, — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

СПОРТ. Фото: Бадриев

— Татарстан спортчыларына җиңүләр телим! «Ак Барс» хоккей командасына шөгыльләнү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Команда җиңүләр яуларга омтыла, — диде «Ак Барс» хоккей клубының башкарма директоры Мансур Усманов.

СПОРТ. Фото: Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading