16+

Теләчедә күренекле шәхесләргә багышланган аллея ачылды

Теләче авылының үзәк мәдәният һәм ял паркында районның күренекле шәхесләренә багышланган аллея ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Теләче авылының үзәк мәдәният һәм ял паркында районның күренекле шәхесләренә багышланган аллея ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Аллеяда ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы рәисләре Рәүф Сабиров һәм Гомәр Байчурин, ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Сәләх Низамов, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов бюстлары урын алды.

Марат Әхмәтов Теләче халкының хезмәт сөючәнлеген һәм талантын билгеләп, аллеянең киләчәктә дә тулылануына ышанычын белдерде.

Шулай ук паркта роликлы тимераякта, велосипедта һәм скейтбордта шуарга мөмкин булган памп-трек ачылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading